Татарстан Прокуратурасы хәбәр иткәнчә, хатын-кыз алдауда һәм мошенниклыкта гаепләнә. Ул үз гаебен танымый.
Әлмәттә яшәүче 48 яшьлек хатын-кыз 2017-2022 елларда шәһәрдә балалар бакчасы мөдире булып эшләгән. Ул табельгә эш вакыты турында дөрес булмаган белешмәләр керткән, шуңа бәйле рәвештә хезмәткәрләргә ялган премияләр язылган, дип яза Татар-информ.
Хезмәткәрләр артык түләнгән акчаны мөдиргә кайтарып биргән. Шундый алым белән ул 670 мең сумнан артык акча урлаган.
Татарстан Прокуратурасы хәбәр иткәнчә, хатын-кыз алдауда һәм мошенниклыкта гаепләнә. Ул үз гаебен танымый.
Нет комментариев