Хәзер "Ак хезмәт хакы" дигән термин еш очрый. Нәрсә соң ул?
Пенсия фондына, салым органнарына, медицина иминиятенә тиешле взнослар күчерелеп барган хезмәт хакы. Рәсми төстә күчерелгән шушы түләүләр лаеклы ялга чыкканда искә алына һәм пенсиягә нык тәэсир ясый. Шуңа күрә "Ак хезмәт хакы" алу бик мөһим.
Район хакимияте каршындагы халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту һәм керемнәрне рәсмиләштерү буенча комиссия үз эшчәнлеген менә шушы юнәлештә дә киң җәелдерә.
Фото: http://sgpress.ru/Obschestvo_Samary/Rabota-belaya--zarplaty-serye63072.html
Нет комментариев