Балтачта Сабан туе хәмерсез уздырылачак
Кеше һәм закон

Балтачта Сабан туе хәмерсез уздырылачак

Район Сабан туен үткәрү комиссиясе барлык райондашларга, кайткан кунакларга, бәйрәмдә катнашучыларга мөрәҗәгать белән чыкты.

Федераль Закон нигезендә башка еллардагы кебек үк Балтач үзәгендә һәм авыл Сабантуйларында спиртлы эчемлекләр, шул исәптән сыра, джин-тониклар сатылмаячак.
Сабантуй мәйданы һәм аның тирә-ягы җәмәгать урыны булып исәпләнелгәнлектән тәмәке тарту да тыела. Штрафларның суммасы саллы, 1 мең сумнан башлана. Шуның өчен һәркем Сабан туенда игътибарлы булсын иде, бәйрәмнәрне күңелле һәм имин үткәрик. Закон бәйрәмдә дә үз көчендә кала.
Фото: http://islamreview.ru/culture/sabantuj-prazdnik-harama/

250

Нет комментариев