Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Быел йөклелек һәм бала табу буенча пособие 1 миллион сумнан артып китәчәк

Белгечләр искәрткәнчә, 2025 елда хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 22 440 сум тәшкил итәчәк.

2025 елда йөклелек һәм бала табу буенча пособие, хатын-кызның хезмәт хакына карап, 1 миллион сумнан артып китәчәк. Бу хакта Россия Социаль фондында хәбәр иткәннәр, дип яза Ватаным Татарстан.

«Быел йөклелек һәм бала табу буенча пособие күләме артты. Әлеге төр түләү декрет ялына кадәр булган алдагы ике елдагы уртача хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә», – диелә хәбәрдә.

Белгечләр искәрткәнчә, 2025 елда хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 22 440 сум тәшкил итәчәк. Димәк, 140 көн өчен пособие күләме ким дигәндә – 103 285 сум, күп дигәндә – 794 355 сум булачак. 156 көн өчен пособие күләме исә 1 100 750 сумга кадәр җитәргә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев