Дәүләт Думасында ике елда пенсиягә дүрт индексация булачагын белдерделәр
Агымдагы елның 1 гыйнварыннан картлык буенча пенсия күләме 7,3 процентка индексацияләнде.
Россиядә 2026 һәм 2027 елларда пенсияләр ел саен ике тапкыр индексацияләнәчәк. Бу хакта Думаның Бюджет һәм салымнар буенча комитет әгъзасы Никита Чаплин хәбәр итте, дип яза Татар-информ.
«2026 елда ике индексация булырга мөмкин: 1 февральдән 4,5 процентка һәм 1 апрельдән 5,5 процентка. 2027 елда 4 процентка һәм 4,1 процентка арту планлаштырылган», — дип аның сүзләрен китерә РИА Новости.
Агымдагы елның 1 гыйнварыннан картлык буенча пенсия күләме 7,3 процентка индексацияләнде.
Дәүләт Думасы депутаты Сергей Гаврилов Яңа ел бәйрәмнәренең гыйнвар өчен хезмәт хакы күләменә ничек йогынты ясаячагы турында сөйләгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев