Яңа расписаниегә күчерәләр: шимбә эш көне булачак?
Кеше һәм закон

Яңа расписаниегә күчерәләр: шимбә эш көне булачак?

Россиялеләрне октябрь ахырында яңа расписаниегә күчерәләр: шимбә эш көне булачак

Россиядә яшәүчеләрне 2024 елның октябрь ахырында һәм ноябрь башында эш графигында үзгәрешләр көтә. РФ хөкүмәте 2024 елның 2 ноябрен — ял көнен, 2025 елның 30 апреленә күчерергә карар кылды. 

Бу май бәйрәмнәрен гражданнар өчен озынрак һәм уңайлырак итү теләге белән бәйле.

2024 елның 2 ноябре эш көне булачак, әмма ул кыскартылачак. Шуңа да карамастан, россиялеләр барыбер ике ял көне алачак — 3 һәм 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә, дип яза Ватаным Татарстан.


Нет комментариев