Казан прокуроры Рәфкат Уразбаев отставкага китте.
Кеше һәм закон

Казан прокуроры Рәфкат Уразбаев отставкага китте.

Казан прокуроры Рәфкат Уразбаев үзенеӊ гаризасы нигезендә, лаеклы ялга чыгу сәбәпле үз постыннан азат ителгән. Бу турыда приказга Россия Федерациясенеӊ вакытлыча прокурор вазыйфаларын үтәүче кул куйган.

Рәфкат Шәфкат улы Уразбаев 1955 нче елныӊ 4 ноябрендә Казахстанныӊ Гурьев шәһәрендә туа. 1992 елдан бирле Татарстанда прокуратура органнарында эшли, 2013нче елныӊ ноябреннән Казан шәһәре прокуроры булып билгеләнә. Аныӊ бу урыннан китүе башкалабыз Казанда «Адмирал» сәүдә үзәгендә чыккан янгын белән туры бәйләнештә.
Фото: http://sntat.ru/posts/20810-rafkat_urazbaev_osvobozhdyon_ot_dolzhnosti_prokurora_kazani

250

Нет комментариев