Казанда тикшерүдән соң су белән тәэмин итү өчен артык түләнгән акчаларны кире кайтарганнар
Тикшерү Гудованцев, Тунаков һәм Фурманов урамындагы йортларына кагылган
Казанда дүрт йортта яшәүчеләргә салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өчен 661 мең сумга якын акча кайтарылган. Яңадан исәпләүне Татарстан торак инспекциясе тикшергәннән соң үткәрделәр.
Моның сәбәбе – Гудованцев урамындагы 1 нче һәм 3 нче йортларда яшәүчеләрнең, Тунаков урамындагы 43 нче һәм Фурманов урамындагы 25 нче йортларда яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләре. Казанлылар квитанцияләрдә арттырылган суммаларга зарланган.
Инспекторлар исәпләүләр вакытында бер кешегә 6,60 кубометр су нормативы кулланылуын ачыклаган. Шул ук вакытта Гудованцев йортлары өчен – 3,86 кубометр, ә Тунаков һәм Фурманов йортлары өчен – 5,78 кубометр күрсәткече гамәлдә.
Тикшерү вакытында белгечләр «Партнер» идарәче компаниясе һәм «Водоканал» МУП документларын өйрәнгәннәр. Ачыкланган хокук бозулардан соң предприятиегә мондый түләүләрне булдырмау турында кисәтү бирделәр.
Халыкка артык түләүләрне су белән тәэмин итү өчен киләсе түләүләрдә суммаларны киметү аша кире кайтарганнар. Тикшерү материалларын Татарстан Прокуратурасына җибәрделәр.
Татарстан24
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев