Куркыныч хәтер
Суд карары законлы көченә керде.
Кешедән калган, иске патроннарны өйдә сакларга ярамый. 2026 елның 18 маенда Татарстан Республикасы Балтач суд районы буенча 2 суд участогының җәмәгать судьясы тарафыннан РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.1 маддәсендә каралган административ хокук бозу, ягъни патроннарны законсыз саклау турындагы гражданин З. ның эше каралды.
Бу хәлләрнең башы 2026 елның 27 февралендә, гражданин З. йортына җинаять эше кысаларында тентү үткәрү өчен полиция хезмәткәрләре килгәннән башлана.
Торакны карау барышында сейфта ау патроннарына һәм ау мылтыгына охшаган әйберләр табылган. Барлыгы ирекле кулланылышта булган 25 патрон алынган. Гражданин З. суд утырышында гаебен тулысынча таныды, кылган эшенә үкенде. Чыннан да, ул элегрәк 2003 елда үзенең абыйсыннан мылтык һәм патроннар алган һәм шуннан бирле аларны өйдә сейфта саклаган, ә аннары алар турында бөтенләй оныткан. Абыйсы үлгәннән соң аларны истәлеккә сакларга карар кылган. Шул ук вакытта ул үзенең беркайчан да ау белән мавыкмавын һәм бу предметларны кулланмавын ассызыклады.
Материаллар китерелгән дәлилләр нигезендә җәмәгать судьясы гражданин З. ны административ хокук бозуда гаепле дип тапты һәм барлык китерелгән дәлилләрне исәпкә алып, аңа 5000 сум күләмендә административ штраф билгеләде, тартып алынган әйберләрне конфискацияләде һәм соңыннан аларны законда билгеләнгән тәртиптә юк итү өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча идарәсенә тапшырды.
Бу очрак өйдә ау өчен, ату коралларын, башка кирәк-яракны сакларга җитди карарга кирәклеген тагын бер кат дәлилли.
Суд карары законлы көченә керде.
Оксана Мухина, Балтач районы буенча 2 суд участогының суд утырышы секретаре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев