Хәзерге вакытта урында тикшерүчеләр эшли.
Красноярск өлкәсенең Шушен районында 11 май көнне 5 кеше, 2 ир-ат, 3 хатын-кыз утырган машина елгага төшеп китә.
Каптырево бистәсе һәм Субботино авылы арасында иртән булган бу башка сыймаслык хәл күпләрне тетрәндергән.
Хәзерге вакытта урында тикшерүчеләр эшли, бу фаҗигагә ни китергән, үлүчеләрнең шәхесләрен ачыклау бара, дип языла Telegram-каналда.
Нет комментариев