Өлкән яшьтәге ир-ат посылка алырга теләп, ярты миллионын югалткан
Җыелган акчаларын куркыныч астына куймас өчен, пенсионер мошенниклар сүзен тыңлый, курьер аркылы 500 мең сум акча тапшыра
Казанда 70 яшьлек ир-атка билгесез кешеләр шалтырата һәм аның исеменә посылка килгәнен әйтә. Аферистлар СМС-кодны әйтүне сорый, дип яза «Татар-информ». Соңрак аңа полиция хезмәткәре булып тагын шалтыраталар һәм бу кодны аның акчаларын урларга теләгән мошенниклар урлаган, дип әйтәләр.
Җыелган акчаларын куркыныч астына куймас өчен, пенсионер мошенниклар сүзен тыңлый, курьер аркылы 500 мең сум акча тапшыра.
Соңрак ялган корбаны булуын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә. Җинаять эше ачылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев