Пациентларны алдаган стоматологка суд була
Кешеләр ризалашканнан соң, табиб пациентлардан акчалата яки картага алдан түләүне таләп итә. Акчаны ул үзенә алган, ә дәвалау буенча йөкләмәләрен үтәмәгән
Казанда 22 пациентны 1,9 миллион сумга алдаган 32 яшьлек стоматологка суд була, дип яза «Татар-информ».
Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, узган елның гыйнварыннан 2025 елның апреленә кадәр ир-ат Казанның төрле клиникаларында хирург-стоматолог булып эшләгән.
Ул пациентларга рәсми килешүдән башка тешләрен дәваларга тәкъдим итә, моны арзанга чыга һәм хәтта квота буенча акчаларны кире кайтаруны рәсмиләштерергә вәгъдә итә.
Кешеләр ризалашканнан соң, табиб пациентлардан акчалата яки картага алдан түләүне таләп итә. Акчаны ул үзенә алган, ә дәвалау буенча йөкләмәләрен үтәмәгән.
Җинаять эше Казанның Авиатөзелеш районы судына тапшырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев