Кичә прокуратура бинасында хокук һәм тәртип саклау хезмәтләре вәкилләре катнашында җәһәт киңәшмә булды.
Утырышта хуҗасыз объектлар, буш торган һәм күпфатирлы йортларның подвал, чормаларын тикшерү; аммиак селитрасы саклау урыннарын һәм аны саклау шартларын тикшерү; дини учреждениеләрнең милек һәм җир кишәрлекләрен дәүләт теркәвен үткәрү нәтиҗәләре турында чыгышлар тыңланды. Һәр очрак буенча киләчәккә бурыч-йөкләмәләрр билгеләнде. Утырышны прокурор Зефер Абитов алып барды.
Нет комментариев