Полиция бүлегенә юлда иясез сейф табылды, дигән хәбәрне тикшерергә участок вәкилен җибәрәләр.
Урынга килгән полиция хезмәткәре тимер сейфны машинага сала һәм кешесез урында аны каерып ачып, 10 миллион сум акчасын үзләштерә. Алай гына түгел, сейфта булган рәсми белешмәләрне үзгәртеп, мираска хуҗа була. Ә инде ачылган сейфны участокка алып кайтып, аныӊ буш булуы турында рәсми рапорт яза. Бераздан полицийский эшкә килми башлый, эзли башлагач, чиктәш илләрнеӊ берсенә качкан, дигән нәтиҗәгә киләләр. Аӊа карата Россия җинаять Кодексыныӊ ике матдәсе буенча җинаять эше ачканнар, полиция хезмәткәре эзләүгә бирелгән. Бу турыда Ростов өлкәсе прокуратурасы хәбәр итә.
Фото: pixabay.com/ru
Нет комментариев