Янгын сүндерүчеләр ачыклаганча, шәхси торак йортның залында якынча 2 кв. метр мәйданда мебель янган.
12 сентябрьдә 10.44 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Татарстанның Азнакай районы Чалпы авылында бер катлы шәхси йортның януы турында хәбәр килде. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Янгын сүндерүчеләр ачыклаганча, шәхси торак йортның залында якынча 2 кв. метр мәйданда мебель янган.
Янгынны сүндергәндә 43 яшьлек хатын-кызның һәм 10 яшьлек кыз баланың мәетләре табылган.
Нет комментариев