Эшмәкәр Гыйльмулла Хәйруллинның Бөрбаштагы «Балкыш» кибетендә кулланучылар хокукын бозу очраклары табылган.
Борщ, рассольник, солянка банкаларында бәяләр куелмаган. Токмачларның ясалган вакыты, Яңа Кырлайдан китерелгән ипинең пешерелгән көне күрсәтелмәгән.
Кулланучылар хокукын яклау хезмәте тикшерүчеләре файдалану вакыты чыккан товарларны, мәсәлән, конфетны сатудан алдырганнар. Кайбер товарларның таләп ителгән температурада сакланмавын искәрткәннәр. Һәм тикшерү нәтиҗәләре буенча эш судка тапшырылган.
Г. Хәйруллин район судында үз гаебен таныды һәм кибеттә кулланучылар хокукларына карата барлык таләпләрне дә үтәргә ышандырды.
Фото: http://fedrep.ru/investigation/chto_delat_esli_narusheny_prava_potrebitelya
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев