Бердәм дәүләт имтиханнарын уздыруга кагылышлы сорауларны җиткерү өчен Татарстанда кайнар линия телефоннары эшли башлады. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чыгарылыш сыйныф укучылары, әти-әниләр, укытучылар БДИ вакытында кагыйдә бозу турында гына түгел, белгечләрдән киңәш алу максатыннан да шалтырата ала.
Сорауларны дүшәмбедән җомгага кадәр 8-17 сәгатьләрдә 8 (843) 294-95-62 телефон номерына шалтыратып бирергә була.
Министрлыктан тыш имтихан көннәрендә Россия мәгариф күзәтчелегенең (Рособрнадзор) кайнар линиясенә дә шалтыратырга мөмкин: +7-495-984-89-19 (00:00-18:00 сәгатьләрдә).
Кайнар линия 25 майдан 30 июньгә кадәр эшли.

Фото: http://www.omskinform.ru/news/61125
Нет комментариев