Сүз Татарстан күләмендә генә билгеләп үтелә торган бәйрәмнәр хакында бара.
Шушы көннәрдә Министрлар Кабинеты әлеге норманы кертергә сорап Дәүләт Советына мөрәҗәгать иткән, депутатлар бу сорауны 26 ноябрьдә булачак киләсе утырышта карарга тиешләр.
Татарстанда федераль күләмдәге 14 бәйрәм көне бар. Тагын 4 өстәмә ял көне каралган: Республика көне - 30 август; Татарстан Конституциясе көне - 6 ноябрь; Ураза бәйрәме; Корбан бәйрәме.
Закон гамәлгә кертелгәч, Татарстан күләмендәге бәйрәм көннәре эш көненә туры килсә, өстәмә ял көне булмаячак.
Фото: http://ria.ru/infografika/20140902/1022405602.html
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев