Туендыручысын югалтканнарга пенсия түләү мәсьәләре буенча нәрсәләрне белеп торырга кирәк?
Көндезге уку бүлекләрендә укучы студентлар туендыручысын югалткан өчен иминият яки социаль пенсия алганда җәйге чорда вакытлыча эшкә урнашсалар пенсияләре туктатылмаячак
Мондый төр пенсия укырга кергән очракта, 23 яшькәчә бирелә. Туендыручысын югалткан өчен иминият яки социаль пенсия алучы мәктәпне тәмамлаган очракта, пенсия түләү автомат рәвештә 31 августка кадәр дәвам итәчәк. Әгәр укучы вузга яки колледжга көндезге уку бүлегенә керә икән, түләүне дәвам итү өчен уку йортыннан студент булу турындагы белешмәне Татарстан Республикасы Социаль Фонд бүлекчәсенә тапшырырга кирәк, шуннан соң пенсия түләү дәвам ителә.
Көндезге уку бүлегендә укучылар пенсиягә федераль социаль өстәмә (ФСӨ) алса (федеральная социальная доплата), студент эшкә кергәндә бу өстәмә түләнмәячәк. Әмма закон буенча искәрмәләр дә каралган. Әгәр инвалид, балачактан инвалид икән, көндезге бүлектә укучыларга уку тәмамлаганчы, ягъни 23 яшенә кадәр ФСӨ түләү туктатылмый.
ФСӨ түләү эшкә урнаштыру хезмәте тәкъдиме белән вакытлыча эшкә урнашканда, җәмәгать эшләрендә катнашканда, каникул вакытында студент отрядларында хезмәт килешүләре буенча эшләгәндә дә дәвам итәчәк.
Көндезге формада укучы студентлар эшкә урнашкан очракта Татарстан Республикасы Социаль Фонд бүлекчәсенә мәгълүмат тапшырырга тиеш. Көндезге уку формасыннан читтән торып укырга күчкәндә яки укуны туктаткан очракта китүегез турында да хәбәр итү кирәк дип яза Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев