Ватанны сакларга бармасаӊ, төрмә булырга мөмкин
Кеше һәм закон

Ватанны сакларга бармасаӊ, төрмә булырга мөмкин

Яр Чаллы шәһәрендә армия сафларына барудан качып йөргән өчен 26 яшьлек егетне җинаять җаваплылыгына тартырга җыеналар.

Шәһәр прокуратурасы бу егет бернинди нигез булмыйча, армиягә барудан баш тарта, дип белдерә.
Егет табиблар тикшеренүен узган, аны армиягә бару өчен яраклы, дип табып, повестка тапшыралар. Әмма ул җыену пунктына килми, военкомат хезмәткәрләренә килмәүнеӊ сәбәпләре турында да җиткерми.
Прокуратура тарафынан бу егетне җинаять җаваплылыгына тарту буенча материаллар тупланган һәм тикшерү органнарына бирелеп, эш ачылган. Армиягә барудан баш тартучыга 2 елга кадәр төрмә яный, дип хәбәр бирә ТР Прокуратурасы сайты.
Фото:http://www.newsru.com/crime/24jul2012/uklon.html

250

Нет комментариев