Хәрби хәрәкәтләр ветераннары өстәмә ял алу хокукына ия булачак
Түләүсез юридик ярдәм сорап Татарстан дәүләт юридик бюросына мөрәҗәгать итәргә мөмкин
РФ Дәүләт Думасы хәрби хәрәкәтләр ветераннарына, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларга өстәмә ял алу хокукы бирә торган законны хуплады. Федерация советы шулай ук бу документны үзенең пленар утырышында хуплап тавыш бирде, дип хәбәр итә ТР Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте. Бу хакта «Татар-информ» яза.
«Ветераннар турында»гы Федераль законның 16 маддәсенә кертелгән үзгәрешләр нигезендә, хәрбиләрнең аерым категорияләре ел саен 35 көнгә кадәр өстәмә түләнми торган отпуск ала алачак.
«Хокукны Әфганстан ветераннары, Сириядәге операцияләрдә катнашучылар һәм махсус хәрби операция зонасында бурычларын үтәүче хәрбиләр алачак», – дип шәрехләде бу яңалыкны ТР Дәүләт юридик бюросының әйдәп баручы белгече Илһам Мидхәтов.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, түләүсез юридик ярдәм сорап Татарстан дәүләт юридик бюросына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Аның адресы: Х.Такташ ур., 124 йорт, 2 нче корпус.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев