1нче июльдән тәүлекнең кичке сәгатьләрендә транспорт йөри торган юллардан үтүче барлык җәяүлеләрдә дә яктылык кайтаргыч (светоотражающие) элементлары булган предмет булырга тиеш дип белдерә Татарстан Республикасының ЮХИДИ идарәсе.
Яктылык кайтаргыч элеметлар караңгы вакытларда юллардагы һәлакәтләрне булдырмый калуны 65 %ка киметкән дип, нәтиҗә ясаганнар белгечләр. "Чөнки җәяүлеләр юл кырыннан барганда яки юл аркылы чыкканда машина йөртүчеләрне бермә-бер сагайта һәм игътибарлылыгын арттыра.
Бу бигрәк тә балаларның иминлеге өчен кирәк. Яктылык кайтаргыч предметлар - беләзек, махсус значоклар, жилет яки өс һәм аяк киемнәрендәге тасмалар караңгыда 130-140 метрдан, әгәр дә фаралар яктылыгы еракка яндырылган очракта, 400 метр арадан ук күренә", диләр алар.
Фото: http://gorodkazan.info/gosavtoinspekciya-kazani-propagandir/
Нет комментариев