Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хезмәткә - 90

Тамырлардан безне танырлар... (бәйрәмнең матур мизгелләре фотоларда)

90 еллык тарихы булган «Хезмәт»ебез нәшер ителә башлаган көненнән бирле бүгенгәчә меңнәрчә райондаш-ларыбызның – берничә буын укучыларыбызның сердәшчесе дә, якын дусты да булды.

Сердәш кирәк һәрбер

                                       адәм баласына,

Бер җылы сүз, ярдәм кирәк

                                          бу тормышта.

Сердәшче дә, ярдәмче дә,

                                                      киңәшче дә

Син булдың бит, и,

                      «Хезмәт»ем һәр кешегә.

90 еллык тарихы булган «Хезмәт»ебез нәшер ителә башлаган көненнән бирле бүгенгәчә меңнәрчә райондаш-ларыбызның – берничә буын укучыларыбызның сердәшчесе дә, якын дусты да булды. «Хезмәт» елъязмаларына барысы да сыйган һәм сыя – сәясәт тә, тормыш-көнкүреш тә, еллар, чорлар кайтавазы, язмышлар һәм ялгышлар да, халкыбызның уй-ниятләре, шөгыль-кызыксынулары – бар да бар. Тарих өчен бары бер мизгелгә тиң бу еллар район газетасы өчен бик күп вакыт, үтелгән тулы бер дәвергә тиң. Бу еллар эчендә күпме кешенең йөрәк җылысы, ышанычы, дөньяга карашы район газетасында чагылыш тапкан һәм күпме кешенең тынгысыз хезмәте кергән!

– «Татмедиа» үткәргән бәйгедә дә шушы уңайдан «Хезмәт»ле 90 еллык уртак тарих» дигән проект белән катнаштык һәм менә ел дәвамында проектны тормышка ашыру өстендә эшлибез, газетаның яшьтәшләре – 90 яшьлек әби-бабаларыбызны барлыйбыз, алар турында газетага язмалар әзерлибез, социаль челтәрләргә видеосюжетлар эшлибез. Күпме тарих барлана, күпме эз кала, – диде тантананың ачылышында хезмәтебезнең баш редакторы, җитәкчебез Вакыйф Зәкиев.

2008 елдан «Хезмәт» газетасы редакциясе «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенә кушылып эшли башлаганнан бирле хәйран зур үзгәрешләр кичерде, газета өчен заманча яңа мөмкинлекләр ачылды, матди база яңартылды, газетаның эчтәлеге дә, төзелеше дә яңа таләпләр нигезендә камилләште. Төп яңалык буларак, «Хезмәт»нең электрон варианты – сайты барлыкка килде һәм ул райондашлар арасында елдан-ел популярлаша. Газета һәм сайт соңгы еллар эчендә күптөрле конкурсларда катнашып, җиңүләр яулый. Ел саен федераль, республика югарылыгындагы грантлар да отабыз.

– Менә мин хәйран калдым әле, – ди бәйрәмгә килгән кадерле кунагыбыз, район башлыгы Рамил Нотфуллин да сайт белән кызыксынгачтын. – «Хезмәт» сайтын Франция, Германия, Америка кебек илләрдә дә күпләп укыйлар икән. Республика күләмендә танылган сайтлар белән беррәттән, беренче бишлектә булулары район җитәкчелеге өчен дә зур куаныч. Удмуртчага тәрҗемә варианты булган «Азьлане» газетасы да республикада сакланып калган бердәнбер удмурт басмасы.

«Хезмәт» газетасының, удмурт газетасы белән бергә, 4 меңгә якын укучысы бар, сайт һәм социаль челтәрләрне дә алсак, аның укучылары бихисап. Мәсәлән, газетадан тыш, «Хезмәт»нең электрон версияләрен 21 меңнән артык кеше укый.

Кирәк чакта бөек

                                       тәнкыйтьче син,

Кирәк чакта олуг киңәшче.

Гади генә итеп әйткән чакта –

Районыңа тугры хезмәтче.

Районның, үз укучысының тугъры хезмәтчесенә әверелгән газетабызны юбилее белән тәбрикләргә «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең башкаручы директоры Нияз Гареев та килде, тагын да күбрәк фоторепортажлар эшләү өчен фотоаппарат бүләк итте.

– «Хезмәт» газетасы нинди генә яңалык керсә дә, иң беренчеләрдән булып шул үзгәлекне куллана торган алдынгы филиалыбыз ул, – дип бәяләде эшебезне югарыдагы җитәкчебез һәм күп кенә хезмәттәшләребезне бүләкләп узды.

Ветераннарыбыз бәйрәм бизәге иде, республикага танылган шәхесләребез, газетаның районда нәшер ителә башлаган көненнән алып эшләүче Рәфыйк ага Шәрәфиев, Фәридә апа Шакирова, атаклы диктор-редактор Нурулла Галиев, журналист Хәлил Нәкыйпов, типографиядә эшләгән Илсөяр апа Фәйзрахманова, «Азьлане» редакторы Александр Кунаев сөйләгән истәлекләрдә хезмәт елларын, авырлык-ларына карамастан, сагыну хисләре, районга данлы эшләре калу белән горурланулары ярылып ята. Исән-сау була күрегез, хөрмәтле ветераннар, сезгә сәламәтлекнең иң ныгын, гомерләрнең иң озынын, мул, имин тормышта кадер-хөрмәттә яшәвегезне теләп калабыз. Күрше-тирә район газеталары мөхәррирләре дә бәйрәм шатлыгы белән уртаклашты, алар беравыздан «Хезмәт» газетасын көндәш итеп түгел, киресенчә, «Татмедиа» куйган бурыч-максатларга иң беренчеләрдән булып ирешүче, үрнәк алырлык басма итеп тануларын белдерделәр. Районыбызның «Кайтаваз» радиосы мөхәррире Гөлйөзем Маннапова да һәрчак килешеп хезмәттәшлек итүебезгә куанып эшләвен җиткерде.

Күңел офыгына матур бизәк

Очрашудан алып китәрбез.

Сәламәтлек, имин таңнар белән

Рух саулыгын юлдаш итәрбез.

Матур узды бәйрәм. Районның мәдәният үзәге хезмәткәрләре, җитәкчеләре белән бергә, «Хезмәт»нең 90 еллык юбилееның районыбыз елъязмасына мәгънәле, күтәренке рухта кереп калуына саллы өлеш кертте, җырлар-биюләр, тальян моңнары күңелләргә хуш килде.

Моңа кадәр райондаш-ларыбызның өйләренә кадерле кунактай килеп кергән «Хезмәт»ебезнең киләчәге дә өметле булыр, иншаллаһ. Яраткан укучыларыбыз барында яшәр, район хәбәрләрен җиткереп барыр. Чөнки ул үсә, үзгәрә, яңара, алга юл яра. Бүгенге командабыз да хөрмәтле ветераннарыбызның матур үрнәк-өлгеләрен дәвам итеп, «Хезмәт» район газетасын укылышлы, абруйлы итәргә тырыша. Әнә шулай, бик тирәндә безнең тамырлар, тамырлардан безне танырлар...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Хезмәт"ебезгә - 90!