Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хезмәткә - 90

Төпләнмәләрдә – безнең тарих

«Таныш булыгыз: беренче редакторыбыз Рәхмәтуллина Гөлниса Закир кызы» («Хезмәт», 2007 ел, 7 март)

Гөлниса Закир кызы 1904 елның 7 ноябрендә Уфа губернасының Инзер поселогында чуен кою заводы эшчесе Закир Әхмәдиев гаиләсендә туа. Бала һәм үсмер еллары Троицк шәһәрендә уза. Башлангыч белемне дә шунда ала. 1920 елда педагогик курслар тәмамлый һәм Троицк тирәсендәге авылларда балалар укыта, наданлыкны бетерү хәрәкәтендә актив катнаша. Шушында ВКП (б)ның Балтач район комитетының булачак беренче секретаре Ф.Рәхмәтуллин белән гаилә коралар һәм икесе бергә Казанга килеп, 1926-1929 елларда Татар Коммунистик университетында укыйлар. 1927 елда ВКП(б) сафларына керә.

1931 елның декабренда Балтач районы мәгариф бүлеге мөдире булып эшли башлагач, ВКП(б)ның район комитеты Г.Рәхмәтуллинага район газетасын чыгара башлауны оештыру бурычын йөкли. «МТС» исемле газетаның беренче саны 1932 елның гыйнваренда Арча типографиясендә басыла. «Ай ярымлык баламны куенга кыстырып, толыпка төренеп, Арчага ат белән барып, газетаның беренче санын бастырып кайттым», – дип искә ала ул көннәрне ветеран. Аңа газетаның яңадан берничә санын әзерләргә һәм чыгарырга туры килә. Февраль аенда ул бу эшне махсус редакторга – Казаннан килгән Талиб Әхмәдиевка тапшыра.

Г.Рәхмәтуллина гомеренең соңгы чорын балалары янында, Казан шәһәрендә үткәрә. Шунда вафат була.

P.S. Гөлниса Рәхмәтуллинаны үзе исән чагында ветеран журналистыбыз Рәфыйк Шәрәфиев эзләп таба. Рәфхәт Зарипов исә әлеге истәлекләрне киң җәмәгатьчелеккә таныта.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 еллык юбилей