29 октябрь - Россия Гвардиясенең ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре
Көн темасы

29 октябрь - Россия Гвардиясенең ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре

Бүгенге көндә коллективта 29 кеше хезмәт итә, шуның 16 сы аттестацияләнгән хезмәткәрләр

29 октябрь Россия Гвардиясенең ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бу көнне 1952 елда СССР Хөкүмәте Эчке эшләр министрлыгы каршындагы тышкы каравылчылык ведомствосыннан тыш сакчылык булдырырга карар итә. Алдагы биш елда шәһәр һәм өлкә милиция бүлекләре каршында ВНСОНЫҢ мөстәкыйль бүлекләре оештырыла.

1966 елда Советлар Союзы Министрлар Советы тарафыннан «милиция органнары каршындагы ведомстводан тыш сак турындагы нигезләмә» раслана. Аңа кадәр берничә ел элек куркынычсызлык сигнализациясен кертә башлыйлар. Хәзер исә, үзәкләштерелгән күзәтү пультларында “тревога” сигнализациясе эшләгәч, объектларга ведомстводан тыш сак экипажлары чыга башлады.

Милли гвардия (Россия) гаскәрләренең федераль хезмәте оешкач, ведомстводан тыш сак бүлеге аның составына керә. Ведомстводан тыш сак Росгвардия структурасына кертелгәч, аңа өстәмә функцияләр йөкләнде.

Балтач ведомстводан тыш сак идарәсе 38 ел район гражданнарының милеген саклау сагында тора

Хәзер сакчылык бүлеге вазыйфасына физик һәм юридик затларның милкен шартнамәләр буенча саклау, тормыш-көнкүрешне тәэмин итү объектларының һәм гражданнар күп була торган урыннарда террорчылыкка каршы яклау кебек мөһим бурычлар да өстәлде. Алар арасында Балтач районы башкарма комитеты карамагындагы биналар, тарихи һәм мәдәни мирас объектлары, мәгариф, медицина учреждениелары, корал саклау бүлмәләре һ.б. бар.

Бүгенге көндә коллективта 29 кеше хезмәт итә

Моннан тыш, сакчылык бүлеге, янгын сүндерү һәм “тревога” сигнализациясе эшләү турындагы хәбәрләргә оператив җавап бирүне тәэмин итә. Җәмәгать тәртибен саклауны һәм патрульлек (хәрәкәт) маршрутларында җәмәгать куркынычлыгын тәэмин итүдә катнаша (вәкаләтләр кысаларында).

Балтач ведомстводан тыш сак идарәсе 38 ел район гражданнарының милеген саклау сагында тора. Бүгенге көндә районда 235 тән артык объектны саклау буенча хезмәт күрсәтелә, шуның 127 се фатир, гражданнарның яшәү һәм милкен саклау урыннары. Көн саен тәүлек буе эшли торган режимда 1 мобиль тоткарлау төркеме кизү торырга чыгарыла. Заманча технологияләрне куллану хисабына маршрутлар дөрес төзелгәнлектән, ведомстводан тыш сак экипажлары хәвеф турында хәбәр килгән урыннарга санаулы минутлар эчендә килеп җитәләр. Шул ук вакытта алар җәмәгать тәртибен һәм гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итеп, урамнарга патрульлек тә итәләр.

2026 елның бүгенге көненә кадәр ведомстводан тыш сак бүлегенең тоткарлау төркеме 380 тапкыр “тревога” сигналлары буенча һәм 19 тапкыр – Россия эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлегенең кизү бүлеге гаризалары буенча урыннарга чыкты.

Соңгы елларда ведомстводан тыш сак бүлеге төрле катлаулы объектларда комплекслы иминлек чараларын оештыру буенча шактый күләмдә белем туплады. Заманча техник чараларны куллану һәм хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгы нәтиҗәсендә инде ун ел дәвамында саклана торган объектлардан һәм фатирлардан урлау очракларының булмавы күзәтелә.

Ведомстводан тыш сак бүлегендә хәбәрнамәләр тапшыруның автоматлаштырылган системаларын, күчмә объектларны саклау өчен мониторинг комплексларын кертү буенча актив эш алып барыла, чыбыксыз сак сигнализациясе чаралары киң кулланыла. Үзәкләштерелгән сак пультының мәгълүматны җыю һәм эшкәртүнең автоматлаштырылган компьютер системалары бар, ул кизү персоналының гамәлләренә бәйсез рәвештә “тревога” сигналлары килү вакытын теркәргә һәм аларга оператив рәвештә җавап бирергә мөмкинлек бирә.

Коллектив республика һәм район күләмендә уңай рейтингка ия

Бүгенге көндә коллективта 29 кеше хезмәт итә, шуның 16 сы аттестацияләнгән хезмәткәрләр. Шунысын ассызыклап узу кирәк, коллективта зур әзерлекле кадрлар эшли. Шуңа да ведомстводан тыш сак бүлеге эшчәнлеге республика һәм район күләмендә уңай рейтингка ия.

Коллектив республика һәм район күләмендә уңай рейтингка ия

Ведомстводан тыш сак булегендә әшләүнең өстенлекләре турында да әйтеп үтәсе килә.  Тотрыклы хезмәт хакы, һәр кварталда һәм ел ахырында премиялэр бирү каралган, 20 ел стаж белән пенсиягә чыгарга була. (армиядә хезмәт итудә исәпкә алына), 40 көн отпуск бирелә.  Үзебезнең бердәм коллективка 18 яшьтән 50 яшькә кадәр булган гражданнарны чакырып калабыз.

Язмамның ахырында, барлык ведомстводан тыш сак бүлегендә эшләүче хезмәткәрләрне, ветераннарны бәйрәм белән тәбрик итәсем килә. Аларга хезмәтләрендә уңышлар, нык сәламәтлек теләп калам.

Р.Р. Ганиев,

Балтач районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге начальнигы полиция майоры 


Нет комментариев