Әнвәргә «Татмедиа» җәмгыяте портфель бүләк итте
«Хезмәт» газетасы беренче сыйныфка укырга баручы Әнвәр Бариевны белем иленә хәер-фатиха биреп озатты
Матур гадәт буенча «Татмедиа» җәмгыятендә эшләүче хезмәткәрләрнең беренче сыйныфка баручы балаларына уку кирәк-яраклары салынган портфельләр бүләк иттеләр.
Уку өчен кирәкле әсбаплар белән тулы портфель хезмәттәшебез Зәлия Фәйзрахманованың улы Әнвәргә дә тапшырылды.
Әнвәр Балтач урта мәктәбендә белем алачак. Беренче белем бәйрәмен ул бик зарыгып көтә.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елдан бирле «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте филиал хезмәткәрләренең беренче сыйныфка баручы балаларын мәктәп кирәк-яраклары белән сөендерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев