Балтач мәктәбендә капиталь ремонт тулы көченә бара
Эшләр «Водстрой» җәмгыяте тарафыннан башкарыла
Балтач мәктәбендә капиталь ремонт тулы көченә бара. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы кысаларында мәгариф учреждениесе инфраструктурасын яхшырту буенча масштаблы чаралар комплексы гамәлгә ашырыла, аңа заманча җиһазлар сатып алу, кирәкле инвентарь белән тәэмин итү керә. Эшләр «Водстрой» җәмгыяте тарафыннан башкарыла.
Район башлыгы Рамил Нотфуллин капиталь ремонт барышы белән танышты. Икенче-өченче катлар инде өр-яңадан ясалган.
– Хәзер иң зур игътибарны актлар залына, спорт залына һәм кече сыйныфлар ягына бирәбез. Төзүчеләргә таләпләр катгый: имтиханнардан соң беренче катта демонтаж башлана, ә эш урынында һәрвакыт чисталык һәм тәртип булырга тиеш. Эш күләме зур, ләкин барысы да график буенча бара. Яңартылган, заманча мәктәптә балаларга уку тагын да күңеллерәк булачагына шигем юк! – ди район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев