«Балтач» универсаль спорт залында Алмаз Нотфуллин истәлегенә багышланган традицион татарча көрәш ярышлары башланып китте.
Алмаз Нотфуллин истәлегенә багышланган традицион татарча көрәш ярышларында 21 мәктәптән 91 көрәшче катнаша. Батырлар 11 үлчәү авырлыгында бил алышачак.
Ачылышта район башлыгы Рамил Нотфуллин катнашып, ярышларның имгәнүләрсез, гадел үтүен теләде һәм көрәшчеләребезгә уңышлар теләде.
Нет комментариев