Районның Эшкуарлар Советына эшчәнлеккә тугрылык һәм Татарстан Республикасы эшкуарлык бердәмлеген үстерүгә керткән зур өлеше өчен рәхмәт белдерделәр
Балтач районы Эшкуарлар Советы VII «Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләрендәге иң яхшы Иҗтимагый (Координацион) Эшкуарлар Советы» республика конкурсының «2025 елда Махсус хәрби операциядә катнашучыларга, шулай ук хәйрия һәм социаль проектларга ярдәм итүгә керткән өлеше өчен» номинациясендә җиңү яулады.
Балтачта узган эшмәкәрләр очрашуында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы эшмәкәрлек хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев һәм район башлыгы Рамил Нотфуллин әлеге дипломны Эшмәкәрләр советы рәисе Раиф Нәкыйп улы Гафиуллинга тапшырды һәм рәхмәт белдерделәр. Котлыйбыз!
Нет комментариев