Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Көн темасы

Балтачта «Гаилә — бәхет таҗы» дип исемләнгән гаилә бәйрәме узды

Гаилә бәйрәме — ул бердәмлекне, мәхәббәтне һәм татулыкны ныгытучы мөһим очрашу чарасы

"Сабантуй" ял паркында — «Гаилә — бәхет таҗы» дип исемләнгән гаилә бәйрәме гөрләп узды. Бу күңелле чарада гаиләләр бергәләп күңел ачты, гаилә кыйммәтләрен тагын да ныгытты. 

Чара барышында гаиләләр өчен фотосессия оештырылды, анда һәркем үз мәшәкатьләрен онытып, гаилә белән бергәләп фотога төштеләр. Шулай ук, миллек бәйләү буенча мастер-класс уздырылды, бу үз чиратында милли гореф-гадәтләрне саклау һәм популярлаштыру максатын куя. Тәмле тәнәфес тә бәйрәмнең иң күңелле өлешләреннән булды.

Гаилә бәйрәме — ул бердәмлекне, мәхәббәтне һәм татулыкны ныгытучы мөһим очрашу чарасы. Барлык катнашучылар да бу көнне онытылмаслык итеп үткәрде, һәм киләчәктә дә мондый очрашулар дәвам итәр дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев