Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Балтачта гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, тантаналы чара узды

8 июль көнне, Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә

Бүген Балтач мәдәният йортында «Гаилә атнасы» Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, тантаналы чара узды. 

Бәйрәмне үзенең ихлас котлау теләкләре белән Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин ачып җибәрде, әби-бабайларның, әти-әниләрнең, балалар һәм оныкларның бер-берсен хөрмәт итеп, яратып, аңлашып, өлкән буынның яшьләргә үрнәк, ә яшьләрнең өлкәннәргә терәк булып, үз гаиләләрендә бәхеткә һәм аңлауга төренеп яшәүләрен теләде.

Балтач районында «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән 2009 елдан башлап төрле елларда Норма авыл җирлегеннән Лена — Фәрит Кәлимуллиннар, Флера — Мәлик Кәлимуллиннар гаиләләре, Карадуган авылы җирлегеннән Гөлсем — Гафурҗан Рәхимҗановлар, Мәдинә — Тәбрис Хөсәеновлар гаиләләре, Чепья авыл җирлегеннән Галина — Евгений Хрисановлар гаиләсе, Сосна авыл җирлегеннән Тәзкирә — Фарук Мөхәммәтҗановлар, Яңгул авыл җирлегеннән Нәзифә — Гәптелбәр Гәптелбариевлар гаиләсе, Шеңшеңәр авыл җирлегеннән Минзифа — Салихҗан Фатыйховлар, Балтач бистәсеннән Нурия — Сәяф Сабировлар, Борнак авыл җирлегеннән Сания — Габдуллаҗан Гарифҗановлар, Пыжмара авыл җирлегеннән Мөнәвәрә — Рәшид Шакировлар гаиләсе, Нөнәгәр авыл җирлегеннән Зөбәйрә — Гыйльметдин Хәбибуллиннар, Смәел авыл җирлегеннән Гөлсем — Фаварис Галиевлар гаиләсе, Субаш авыл җирлегеннән Мәрьям — Борис Вафиннар, Урта Көшкәт авыл җирлегеннән Анна — Роберт Сөләймановлар һәм Норма авыл җирлегеннән Флёра һәм Мөхәрләм Исхаковлар гаиләләре лаек булдылар.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән Борнак авылында яшәүче Венера Ильинична һәм Тәлгать Кәрим улы Кәримовлар гаиләсе лаек булды. Кәримовлар биш балага тормыш бүләк итеп, аларны хезмәт тәрбиясе белән, лаеклы итеп үстергән гаилә. Венера ханым һәм Тәлгать әфәнденең ике уллары бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында. Батыр уллар үстергән әти-әни алар белән горурланып, исән-имин туган якларына әйләнеп кайтуларын теләп яшиләр.

Татарстан Республикасы Рәисе Указы нигезендә, балалар тәрбияләүдә һәм гаилә традицияләрен ныгытуда зур өлеш керткәннәре өчен, Балтач шәһәр җирлегеннән биш балалы әниләр Сания Мөнир кызы Габдрахманова һәм Айгөл Рамил кызы Шакирова Татарстан Республикасының «Ана даны - Материнская слава» медале белән бүләкләнделәр.

********************************************

Агымдагы елның 1 гыйнварыннан районыбызда балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чарасы гамәлгә кертелде.

Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин инициативасы белән һәр яңа туган бала өчен муниципаль бюджеттан ата-аналарга бер тапкыр 25 мең сум күләмендә акча бирелә.

Түләүне алу өчен ата-аналарның берсе һәм бала үзе Балтач районы территориясендә теркәлгән һәм сабый туу турындагы акт район ГХАТ бүлегендә рәсмиләштерелгән булырга тиеш.

Программа «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла һәм районда демографик вазгыятьне яхшыртуга юнәлдерелгән.

Бүгенге бәйрәм сәхнәсендә бертөркем гаиләләргә 25 мең сумлык сертификатлар тапшырылды!

Районыбызда сабыйлар туып торсын, йортларда балаларның шат авазы тынып тормасын, һәр гаилә бәхеткә төренеп яшәсен иде!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев