Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Көн темасы

Балтачта «Минем әти – Герой!» иҗади рәсем фестивале күргәзмәсе эшли

Проектка 2025 елда Мәскәү өлкәсендә уңышлы старт бирелеп, Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән киң колач алды

Балтач мәдәният үзәге фойесында «Минем әти – Герой!» дип исемләнгән иҗади рәсем фестиваленең кабатланмас күргәзмәсе эшли. 

Күргәзмә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә теләктәшлек күрсәтүгә багышланган һәм анда әтиләре Ватаныбыз сагында торган балалар ясаган эшләр урын алган.

Проектка 2025 елда Мәскәү өлкәсендә уңышлы старт бирелеп, Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән киң колач алды. Аның инициаторы — Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон. Фестивальне гамәлгә ашыруда зур көч куйган партнерлар арасында ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, «Бердәм Россия» партиясенең, «Беренчеләр хәрәкәте»нең төбәк бүлекләре, «Ватанны саклаучылар» фонды филиалы, «Синең файдага» хәйрия фонды һәм муниципаль районнар башлыклары бар.

Фестиваль программасы 2026 елның маеннан июленә кадәр Татарстан районнарында һәм Казанда иҗади очрашулар сериясе буларак үткәрелде. Август аеннан декабрьгә кадәр фестивальдә ясалган иң яхшы балалар рәсемнәре республикабызның мәдәният учреждениеләре фойеларында урын алачак, килгән һәркемгә батырлык һәм тугрылыкның никадәр кадерле икәнен искә төшереп торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: күргәзмә