Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Балтачта район башлыгы сайланды

Балтачта бишенче чакырылыш Балтач район Советының беренче утырышы узды

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Әсгать улы Нугаев, табигать файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федерал хезмәтенең Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе, Балтач якташлар җәмгыяте җитәкчесе Фаяз Фәнил Шакиров катнашты.

 

Сессия барышында Татарстан Республикасы Рәисе һәм районның муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарына сайлаулар  нәтиҗәләре, Балтач муниципаль район башлыгын сайлау, Балтач муниципаль район башлыгы урынбасарын сайлау, Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс игълан итү, Балтач муниципаль районы Контроль-хисап палатасы рәисен билгеләү, Балтач район Советының даими комиссияләре турында мәсьәләләр каралды.

Балтач районы башлыгы итеп Рамил Нотфуллин сайланды. Рамил Рәшитович депутатлар, утырышта катнашучылар алдында: «Балтач муниципаль район башлыгына йөкләнгән югары вазыйфаларны башкарганда, Россия Федерациясе Конституциясен һәм законнарын, Татарстан Республикасы Конституциясен һәм законнарын, район Уставын үтәргә, район халкының тормыш дәрәҗәсен тәэмин итү, кеше һәм гражданлык хокукларын, ирекләрен яклау өчен бөтен көчемне һәм белемнәремне куячакмын», дип ант итте, үзенә ышаныч белдергәннәре өчен рәхмәт белдерде. 

Рамил Рәшитович кандидатурасы өчен утырышта катнашкан район Советының яңартылган составындагы 33 депутат бердәм тавыш бирде. Район башлыгы урынбасары итеп Наил Нургаяз улы Сабирҗанов сайланды. Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс игълан ителде. Балтач муниципаль районы Контроль-хисап палатасы рәисе итеп Ирек Сәяф улы Сабиров билгеләнде.

Утырышны иң өлкән депутат, Чепья авыл җирлеге вәкиле Рашит Хафиз улы Хадиев алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев