Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Көн темасы

Балтачта үрнәк гаиләләрне хөрмәтләделәр

Күркәм гаиләләрне муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин котлады

Бүген Балтач мәдәният үзәгендә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, тантаналы чара узды. Чарага бер-берсе өчен ныклы терәк-таяныч булып, олы тормыш тәҗрибәсе туплаган, ил-көннәргә лаеклы балалар үстергән, оныклар тәрбияләүгә дә зур өлеш кертеп яшьләрең булышчылары булып яшәүче гаиләләр чакырылды.

Күркәм гаиләләрне муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин котлады.

Балтач районында пар канатлы, сикәлтәле гомер юлларыннан матур итеп бергә атлаучы, бер-берсен яратышып, күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәүче гаиләләр бик күп. Ихлас бәйрәм теләкләреннән соң, Рамил Рәшит улы яшьлек мәхәббәтенә тугрылыклы булып калган, олыгайган көннәрендә дә мәхәббәтләрен сүрелдермичә саклап яшәүче парларга Рәхмәт Хатлары тапшырып узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гаилә