Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Балтачта Ватаныбызны су асты көймәләрендә саклаган ир-егетләр бәйрәм итте

Бүген Россиядә Су асты диңгезчеләре көне билгеләп үтелә

19 март - Ватаныбызны су асты көймәләрендә саклаган ир-егетләребез бәйрәме. Шул уңайдан бүген Балтачның "Ватан сакчылары" һәйкәлендә тантаналы чара узды.

Егетләрне бәйрәм белән район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район хәрби комиссары Дамир Гайнуллин, районның диңгезчеләр җәмгыяте рәисе Наил Хөснетлинов котлады.

Исегезгә төшерәбез, районыбызда су асты көймәсендә 15 егет хезмәт иткән. Шуның 13е атом-төш көймәсендә, 2се дизельле корабта.

Горур йөрәкле ир-егетләр, Ватанның чын патриотлары, диңгез хезмәтендә тәвәккәллек белән беренче юл яручыларны ихлас күңелдән бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Ватаныбызның тынычлыгын саклап, данын ныгытып, хәрби бурычын үтәгән һәм бүгенге көндә дә үтәүче һәркемгә зур рәхмәт! Илебез имин, дөньялар тыныч булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев