Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

“Безнең ишегалды” программасы халык өчен бик күп уңайлыклар тудырды

2020 – 2024 елларда Балтач районында, «Безнең ишегалды» программасы кысаларында, 46 күпфатирлы йортның 24 ишегалды төзекләндерелде

«Безнең ишегалды» программасы 2020 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов (2023 елдан – Татарстан Республикасы Рәисе) кушуы буенча тормышка ашырыла. Аны «Бердәм Россия» партиясе тәкъдим итте. Партиянең Татарстандагы төбәк бүлеге әлеге программаны биш ел дәвамында республиканың барлык районнарында да гамәлгә ашыра. Зурлыгы һәм катнашучылар саны буенча «Безнең ишегалды»на ил күләмендә тиңнәр юк. Бүген 5174 ишегалды төзекләндерелгән, 1,5 миллионга якын татарстанлының, шул исәптән 300 меңнән артык баланың яшәү шартлары яхшырган.
 

2020 – 2024 елларда Балтач районында, "Безнең ишегалды" программасы кысаларында, 46 күпфатирлы йортның 24 ишегалды төзекләндерелде.

«Безнең ишегалды» программасы нигезендә, күпфатирлы йортлар ишегалларында юллар, тротуарлар салынды, уен мәйданчыклары ясалды, ясалма яктырткычлар куелды һәм көнкүреш калдыкларын ташлый торган чүп урналары урнаштырылды.

«Биш ел элек программа башлану турында ишеткәч, аның шул дәрәҗәдә булачагына бик үк ышанып та бетмәгән идек. Хакимият белән ишегалды проектлары турында фикер алыша башлагач, бу эшнең бик җитди булуын аңладык. Безне ишеттеләр һәм теләк-тәкъдимнәребезне мөмкин кадәр тормышка ашырдылар», – ди Балтач бистәсенең Ленин урамы, 133а йортында яшәүче Гөлназ Фәйзрахманова.

«Безнең ишегалды» программасының халык өчен бик күп уңайлыклар тудыруын райондашыбыз Алсу Камалиева да ассызыклап узды.

– Районыбызда күпкатлы йортларда яшәүчеләрнең фикерләре исәпкә алынып күп кенә ишегаллары төзекләндерелде, тротуарлар салынды, иске корылмалар сүтелде, балалар өчен уен мәйданчыклары  булдырылды.  Әлеге программаны булдырып, аны тормышка ашырып,  күпкатлы йортларнын ишегалларын  ямьләндереп, заманча шартлар тудырган өчен  Республикабыз Рәисе Рөстәм Нургалиевичка, хөкүмәтебезгә, район җитәкчелегенә йортларда яшәүче халык исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәм, – ди ул.

«Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга актив катнашулары, энтузиазм һәм актив позицияләре өчен бертөркем райондашларыбыз үзләренә дә рәхмәт белдерелде. Аларга Рөстәм Нургали улы Миңнехановның рәхмәт хаты тапшырылды. 


1. Усманова Рузалия Тәлгат кызы – Ленин урамы, 37а йортының актив яшәүчесе;

2. Закизянов Алмаз Ингел улы- районыбызның актив яшәүчесе, “Агым” җәмгыятенең директоры;

3. Гайфетдинов Рәис Самат улы – Нариман урамы, 43нче йортның актив яшәүчесе;

4. Камалиева Алсу Зөфәр кызы-  районыбызның актив яшәүчесе;

5. Галиахметова Сөмәя Абдулла кызы- Кариле авылы, Загидуллина урамы, 4нче йортның актив яшәүчесе;

6. Идрисов Илдар Вәгыйзь улы – Төзүчеләр урамы, 5нче йортның актив яшәүчесе;

7. Сабирова Зинаида Борисовна- Кариле авылы, Әшрәфҗанова урамы, 5нче йортның актив яшәүчесе;

8.  Афанасьева Ольга Тимофеевна- Кариле авылы, Әшрәфҗанова урамы, 7нче йортның актив яшәүчесе;

9. Фәйзрахманова Гөлназ Ахиян кызы-Ленин урамы, 133а йортының актив яшәүчесе;

10. Фәйзрахманова Фәридә Наил кызы- Ленин урамы, 82нче йортның актив яшәүчесе;

11. Заһретдинова Фирдәвес Гарифҗан кызы- Таң урамы, 2нче йортның актив яшәүчесе;

12. Йосыпова Гүзәл Габделфәрт кызы- Чепья авылының Эшче урамы, 21нче йортның актив яшәүчесе;

13. Зиатдинова Зәлия Фәләхетдин кызы – Чепья авылының актив яшәүчесе, Чепья авылы китапханәсенең 1нче филиал мөдире;

14. Гыйләҗетдинов Расил Фәсхетдин улы- Ямашева урамы, 6нчы йортның актив яшәүчесе;

15. Ибениев Фәниль Фәһим улы- Ленин урамы, 156 нчы йортның актив яшәүчесе, “Алга” җәмгыятенең баш икътисадчысы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев