Бөрбаш авылында районыбыз яшьләре өчен палаткалы форум оештырылды
Көн темасы

Бөрбаш авылында районыбыз яшьләре өчен палаткалы форум оештырылды

Җырлар һәм биюләр, учак тирәли кич утырулар онытылмас мизгелләр булып тарих битләренә язылды

Бөрбаш авылында районыбыз яшьләре өчен палаткалы форум оештырылды.

Форумда катнашу егет-кызлар палаткалар кую буенча мастер-класста катнашты, агачка бизәкләр төшерү буенча үз талантларын ачтылар, Бөрбаш авыл җирлеге музеенда булдылар, малайлар пансионаты эше һәм тарихы белән таныштылар, көймәдә йөрделәр.

Яшьләребез Балтач районы башкарма комитеты вәкилләре белән аралашып, мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Җырлар һәм биюләр, учак тирәли кич утырулар онытылмас мизгелләр булып тарих битләренә язылды.

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев