Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

«Факел»да әтиләре махсус хәрби операция зонасында булган балалар өчен чара уздырдылар

Катнашучылар чарадан канәгать калдылар

«Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубында әтиләре махсус хәрби операция зонасында булган балалар өчен чара уздырдылар.

Балалар өчен уеннар үткәрелде һәм брелоклар ясау буенча мастер-класс уздырылды. Катнашучылар чарадан канәгать калдылар. 

«Бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында булган якташларыбызның, аларның гаилә әгъзаларының күңелләрен күтәрү, рухи һәм матди халәтләрен яхшырту максатыннан районыбызда бик күп игелекле чаралар тормышка ашырыла. Әле изге эштән без дә читтә калмыйбыз. Бүген үткәрелгән чарабыз әлеге юнәлештә башкарылган эшләрнең чираттагысы иде. Әлеге очрашу язгы каникулларны файдалы үткәрү максатыннан һәм  балаларны бергә җыю, аларны таныштыру өчен оештырылды», ди «Факел»лылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев