«Пошалым чаналары» конкурсына гаризалар кабул ителә башлады.
Арча төбәгендә «Пошалым чаналары» фестивале янә кунак җыя.
Бу конкурс үзешчән сәнгать әһелләре өчен ачык дәрес. Киләчәген сәхнә белән бәйләүчеләр өчен бу трамплин булып тора.
«Пошалым чаналары-2024» фестиваль-концерты 14 февральдә Урта Пошалымда башланып китә һәм 16 февральдә Казанда «Пирамида» концерт залында тәмамлана. 15 февральдә көнне җиңүчеләр Арча Мәдәният йортында чыгыш ясый, лауреатлар да шунда бүләкләнә.
Ә аңарчы катнашучылар, 10 февральдән дә соңга калмыйча, гаризаларны 89393781479, 89872775888 телефонына ватсап аша яки pchanalar2024@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.
Нет комментариев