Гадил Гарифуллин: “Үзебез уйнап үскән урам уеннарын заманчалаштырдык”
Гадил үзенең командасы белән бистәсенең 4 ишегалдында онытылып баручы ишегалды уеннары белән чаралар уздырачак.
Күрше хакы – алла хакы, диләр. Бу әйтем бүгенге көндә дә актуальме? Интернет заманында яшәгәч, җанлы очрашулар сирәгәеп, тормыш тулысынча телефон аша аралашуга кайтып калды кебек.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов әлеге проблеманы күтәреп, халык арасында күршелек культурасын үстерүгә, Татарстан ишегалларында гаилә һәм күршелек традицияләрен ныгытуга юнәлдерелгән проектка старт бирде.
Проектта үзләре яшәгән ишегалларында кызыклы вакыйгалар үткәрергә теләгән инициативалы гражданнар һәм моңа әзер булган оешмалар катнашты. Әйтергә кирәк, «Күрше фест» конкурсы «Безнең ишегалды» программасының дәвамы һәм ил масштабында моңарчы күрелмәгән проект.
Әлеге мөһим проектта райондашыбыз, Балтач егете Гадил Таһир улы Гарифуллин да катнашты һәм җиңү яулады. Әлеге проект нигезендә ул үзенең командасы белән бистәсенең 4 ишегалдында онытылып баручы ишегалды уеннары белән чаралар уздырачак.
- Гадил, иң беренче чиратта, проектта җиңүегез белән ихластан котлыйбыз! Проектта катнашырга нәрсә этәргеч бирде?
- Котлауларыгыз өчен рәхмәт. Минем хыялым яшүсмерләрне һәм яшьләрне, шулай ук өлкәннәрне дә гаджетлардан беразга гына булса да арындырып тору. Шушы максатымны тормышка ашыру өчен команда туплап, проект эшләдек. Үзебез уйнап үскән урам уеннарын заманчалаштырып, “Күңелле стартлар” белән берләштереп, яңа программа төзедек. Шушы уеннарны хәзерге балаларга күрсәтәсебез, аларда да бу уеннарга карата кызыксыну уятасыбыз килә.
- Чаралар кайчан башлангыч алачак?
- Әлегә кирәкле җиһазларның кайберсе кайтып җитмәде. Шуңа күрә бәйрәмне август аенда уздырырга җыенабыз. Кичен кешеләр фатирларында тик утырмасыннар, ишегалдына чыгып аралашсыннар, рәхәтләнеп үткәннәрне искә алсыннар өчен, яшьләр өчен генә түгел, өлкән буын өчен дә программага төрле уеннар керттек.
Фестиваль «Татарстанда җәй» республика программасы һәм «Безнең ишегалды» проекты кысаларында уздырыла. «Күрше фест» — күршеләрне берләштерү, дуслаштыру, ә ишегалларын аралашу һәм иҗат урыннарына әверелдерү максатын күз алдында тота.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев