Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан район башлыгы котлавы

Гаиләләребездә тынычлык, татулык булсын! Бәхетле, имин яшик!

Ел саен 8 июль көнне табигатьнең иң гүзәл, чәчәккә төренгән чорында гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтәбез.
Үз йортында бәхетле булган кеше генә бәхетле. Кеше яшәешенең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала. Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искә төшерү өчен тәгаенләнә.

Районыбызда яшәүче һәрбер гаиләне, яшьлек мәхәббәтенә тугрылыклы булып калган парларны, олыгайган көннәрендә дә яшьлек мәхәббәтләрен сүрелдермичә саклап кала белгән пар канатлы гаиләләрне ихлас күңелдән бәйрәм белән котлыйм. Гаиләләребездә тынычлык, татулык булсын! Бәхетле, имин яшик!

Рамил Нотфуллин

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев