Халыкара Өлкәннәр көне белән
Көн темасы

Халыкара Өлкәннәр көне белән

Хөрмәтле өлкән буын вәкилләре, ветераннар!

Сезне Халыкара Өлкәннәр көне белән чын күңелемнән котлыйм. Бу көн сезгә булган тирән ихтирамыбызны һәм рәхмәтебезне җиткерү мөмкинлеге биргән аерым бер бәйрәм. Әле дә җәмгыятебезнең төп тоткасы, таянычы Сез - бай тормыш тәҗрибәгез белән һәрчак бик теләп уртаклашасыз, үз үрнәгегез белән яшь буында хезмәт сөючәнлек, патриотизм, ихтыяр көче тәрбиялисез.
Бүген районның һәр тармагында куанычлы үсешкә ирешелә икән, монда - өлкән буын вәкилләренең дә өлеше зур. Сез бернәрсәгә дә битараф түгел, актив тормыш рәвеше алып баруыгызга сокланабыз. Хөкүмәтебез дә, үз чиратында, Сезнең тормыш-көнкүрешегезне яхшырту, социаль мәсьәләләрне хәл итү юнәлешендә максатчан эш алып бара: яңа социаль объектлар сафка баса, сугыш ветераннарының торак шартлары яхшыртыла.
Сезгә нык сәламәтлек, күңел көрлеге, гаилә иминлеге телибез. Үткән елларыгыз сезнең горурлыгыгыз, ә тирә-юньдәгеләр өчен акыл зирәклеге һәм тормыш тәҗрибәсе чыганагы булып калсын. Балаларыгыз, оныкларыгызның уңышларына шатланып, бәхетле яшәгез, озын гомерле булыгыз.
Рамил НОТФУЛЛИН, Балтач муниципаль районы башлыгы.

250

Нет комментариев