Котлыйбыз!
Шушы көннәрдә булып узган 13нче Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында якташыбыз, Шода авылы егете - Россиянең мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясе вице-президенты Раил Наил улы Фазылҗанов "Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен Бөтендөнья татар конгрессы Халыкара Берлеге" медале белән бүләкләнде.
Якташыбызны әлеге олы бүләккә ия булуы белән ихластан котлыйбыз, эшендә уңышлар теләп калабыз!
Нет комментариев