Янгын сүндерүчеләр балталыларга янгын турында хәбәр итү җайланмалары урнаштырырга тәкъдим итә
Көн темасы

Янгын сүндерүчеләр балталыларга янгын турында хәбәр итү җайланмалары урнаштырырга тәкъдим итә

Янгын турында хәбәр итү җайланмалары һәр йортта булырга тиеш!

«Бурдан кала, уттан калмый», – дигән татар халык мәкале барыбызга да яхшы таныш. Әмма, ни кызганыч, янгыннар вакытында гомер буена җыйган бар мөлкәтең мизгел эчендә юкка чыга, ул кешеләрнең тереләй янып үлүенә, төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алуына китерә.

Янгыннарны булдырмауда янгын турында хәбәр итү җайланмалары урнаштырырга тәкъдим итә белгечләр. Ул янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында куела. Дөрес, районда социаль яклауга мохтаҗ гаиләләрнең күбесенә андый автоном җайланмалар урнаштырылды инде. 

Янгын турында хәбәр итү җайланмалары һәр фатирда, һәр йортта булырга тиеш! Аларның төзеклеген тикшереп тору, батарейкаларын алыштыру – йорт хуҗалары карамагында.

 


Янгын турында хәбәр итү җайланмасы

Нет комментариев