Җиңү көне алдыннан ветераннарга 10 мең сум түләнәчәк
Җиңү көне алдыннан бирелә торган бу түләү — ветераннарга дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган даими социаль ярдәм чараларының берсе булып тора
Җиңү көне алдыннан ветераннарга 10 мең сум түләнәчәк — акчаны кайчан һәм ничек алырга? Бөек Ватан сугышы ветераннарына еллык түләүләр апрель аенда ук күчерелә башлаячак.
Бу хакта Россия Социаль фонды матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Билгеләп үтелгәнчә, 9 Май — Җиңү көне уңаеннан каралган әлеге түләүнең күләме 10 мең сум тәшкил итә. Ул Бөек Ватан сугышында турыдан-туры катнашкан ветераннарга һәм сугыш инвалидларына бирелә.
Акчалар ветераннарга гадәти тәртиптә — банклар яки почта аша, һәркемнең үз графигы буенча җиткереләчәк.
Россия Социаль фонды рәисе Сергей Чирков ассызыклаганча, түләүне алу өчен ветераннарга яки аларның якыннарына беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми.
— Барлык акчалар автомат рәвештә, фондта булган мәгълүматлар нигезендә апрель-май айларында күчереләчәк, — ди ул.
Әлеге түләүне фронтта хезмәт иткән хәрбиләр, сугыш вакытында яраланган яки инвалидлык алган кешеләр, хәрби операцияләрдә һәм махсус биремнәрдә катнашкан ветераннар алачак.
Шунысы да мөһим: әлеге ярдәм Россиядә яшәүчеләргә генә түгел, ә Балтыйк буе илләрендә — Эстония, Латвия һәм Литвада яшәүче ветераннарга да каралган.
Җиңү көне алдыннан бирелә торган бу түләү — ветераннарга дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган даими социаль ярдәм чараларының берсе булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев