Бүген Карадуган балалар бакчасында «Билингваль белем процессында балалар бакчаларында поликультур тәрбия бирү » буенча өлкән тәрбиячеләр өчен республика семинары оештырылды.
Эшчәнлек Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында тәкъдим ителде.
Бакча тәрбиячеләре кунакларга төрле шөгыльләр, квест- уеннар, мастер -класслар тәкъдим итте.
Киңәшмә эшендә Казан тәрбиячеләре хезмәт алымнары белән уртаклашты, ТР Мәгарифне үстерү институты белгечләре Карадуган балалар бакчасының эшенә югары бәя бирделәр.
Нет комментариев