Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Куныр авылында гомер итүче Рәхимә апа Гомәрова «Хезмәт»нең алыштыргысыз укучысы

Рәхимә апа Гомәр абыйның мәрхүмә әнисенең бертуган сеңлесе була, бер гаилә булып яшиләр.

Куныр авылында гомер итүче Рәхимә апа Гомәрова инде бик күп еллар «Хезмәт»нең алыштыргысыз укучысы. 93 яшьлек бу соклангыч ханым район газетасының бер битен дә калдырмый укып чыга, авыл тормышы, басу-кырлардагы, фермалардагы эшнең торышы белән таныша.

Үзе дә 8 ел «Якты юл» колхозының Кунырдагы сарык фермасында, 26 ел амбар мөдире булып эшли. Ул чорда колхозның алдынгы булуында Рәхимә апа кебек нык ихтыярлы, уңган, тырыш, бар гомерен авыл тормышына багышлаган апаларның роле зур булган.

Әле лаеклы ялга чыккач та Рәхимә апа тагын ун ел колхозны алга җибәрүдә хезмәт куя. Менә нинди хезмәт батырлары укый «Хезмәт»ебезне, ә янәшәсендә төп йорттагы килен Раушания. Шулай ук бик уңган ханым, ярдәмчел, илдә барган вәзгыятьтән читтә калмый, волонтерларга төрле эшләрдә һәрдаим ярдәм итеп торучы. Раушания ханым да газетабыздагы ватанпәрвәрлек, волонтерлар турындагы язмаларны кызыксынып укый.

Гаилә башлыгы Габдулла абый Гомәров та, сәясәттән тыш, газетабызда басылган шигырьләргә дә бик игътибарлы, үзе дә шигъри җанлы, әдипләребезнең иҗатларын яттан сөйләп бирә (Рәхимә апа Гомәр абыйның мәрхүмә әнисенең бертуган сеңлесе була, бер гаилә булып яшиләр).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Хезмәт"