Вахитовлар гаиләсендә ике игез кыз бала дөньяга аваз салды.
Нинди сөенечле хәл. Игезәкләр туу икеләтә шатлыклы вакыйга. Мәшәкате, сөенече, йокысыз төннәре, шатлыклы мизгелләре... барысы да икеләтә.
Илнар белән Рәзинәне тәүге тапкыр әти-әни булулары, ә Икрам абый белән Әлфинур апаны әби-бабай статусы алулары белән ихластан котлыйбыз. Әминә һәм Рәлинә үз бәхетләре белән туып, имин елларда әти-әни тигезлегендә, әби-бабай кайгыртуын тоеп үссен, дигән теләктә калабыз.
P.S. Яшьләр Казанда яшәсә дә, игезәк кызлар Кунырныкы дип язуыбыз әллә ни зур хата булмас.
Комментарии
Без имени
0
0
Исэн-сау, тигезлектэ устерегез! Молодцы!