Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Көн темасы

Мөхәммәтшиннар гаиләсе «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале ияләре булдылар

Асия һәм Гарифҗан Мөхәммәтшиннар гаиләсе быел бриллиант туйларын билгеләп уза

Россия Федерациясендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен уздыруны оештыру комитеты "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" дип аталган медаль булдырды. Медаль турындагы нигезләмә буенча, никахларын кимендә 25 ел элек теркәткән, бер-берсен яратуга, тугърылыкка корылган гаиләләренең ныклыгы белән танылган, уртак хезмәт нәтиҗәсендә муллыкка ирешкән, балаларын җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары итеп тәрбияләгән ир һәм хатын бүләкләнә.

Быел бу медальга Балтач бистәсендә 60 ел кулга-кул тоынып яшәүче, быел бриллиант туйларын билгеләп үтүче Асия һәм Гарифҗан Мөхәммәтшиннар гаиләсе лаек булды.

Гарифҗан Мөхәммәтшин 1941 елның 12 октябрендә Арборда туа. Татар шагыйре, тәрҗемәче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, СССР Язучылар берлеге, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты. Туган ягыбыз үсешенә саллы өлеш керткән шәхес. Намуслы хезмәте өчен күп кенә мактау грамоталарына ия була.

Тормыш иптәше Асия Гиниятулла кызы гомер буе Балтачта санитар-эпидемиологик станциядә фельдшер булып тырыш хезмәт куя. Эшләү дәверендә күп тапкырлар мактау кәгазьләре, грамоталарга лаек була. Тормыш иптәше белән үзләре кебек тырыш, эш сөючән 2 бала үстерәләр. Бүгенге көндә 6 онык һәм 2 оныкчыкның уңышларын сөенеп яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен"