Рәдис белән Руслан «Манзара» спорт һәм музыка премиясендә катнашачак
Көн темасы

Рәдис белән Руслан «Манзара» спорт һәм музыка премиясендә катнашачак

Батырларга уңышлар телибез!

20 гыйнвар көнне «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Манзара» спорт һәм музыка премиясе узачак.

Быелгы көрәш ярышы лигалары яшел, көмеш һәм алтынга бүленгән. «Яшел лига» 18 яшькә кадәрге спортчылар өчен, «көмеш лига»да — һәвәскәрләр, «алтын лига»да профессиональ спортчылар, дөнья чемпионатларында һәм Кубокларында катнашучылар, «Манзара» премиясе чемпион билбаулары ияләре көрәшәчәк.

Быелгы премиянең «Алтын лига» сында райондашларыбыз Рәдис Сәмигуллин белән Руслан Рәфыйков та бил алышачак. Батырларга уңышлар телибез!


Нет комментариев